“Бүген Бик-Үти авылында Дәүләтшиннар бакчаларына бардым. Хәзерге вакытта алма җыю бара һәм әле дә куаклардан малина алалар!
Уңыш сөендерә: алма искиткеч зур һәм тәмле. Аларның хуш исе балачакка алып кайта, бакчада без үзебез дә алма җыя идек, аннары әби алма бәлеше пешерә иде.
Дәүләтшиннарга уңышлар телим һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм!”-дип уртаклашты үзенең телеграм-каналында Ранис Камартдинов.