Буада мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләр көне уңаеннан чара узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 27 сентябрьдә мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Ул 1836 елда Россия территориясендә беренче балалар бакчасы ачылу хөрмәтенә расланган дәүләт бәйрәме булып тора.

Ел саен бу көнне тантаналы чаралар уза, анда мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырый. Чөнки бу өлкәдә чын күңелдән игелекле, эчкерсез кешеләр эшли.

Буа шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә мәктәпкәчә хезмәткәр көне уңаеннан тантаналы чара узды. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләрен котладылар һәм иң яхшы хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ленар Рафикович билгеләп үткәнчә, күп кенә һөнәрләр арасында педагог һәрвакыт аерым урында торган һәм тора.

Буа муниципаль районы һәм Буа шәһәре башлыгының Мактау грамоталары һәм Буа муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе МКУ  башлыгы Наталья Македонская бүләкләде. Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Буа территориаль оешмасы рәисе И.Р. Сабирҗанова педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International