Буада махсус хәрби операция зонасына илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзегән өч хәрби хезмәткәр җибәрелә. Район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә кадрлар белән уртаклашты.
«Йөрәк чакыруы буенча ир-атлар хәзер аларны илебез көтә торган урынга юнәлделәр. Егетләр, без сезнең белән горурланабыз! Имин генә өйгә кайтуыгызны көтәбез», - дип язган район башлыгы.
Иреклеләрнең берсе, Ленар, күп тапкырлар Буа районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне озата барган, ә хәзер үзе дә шунда китәргә карар иткән.
«Тыныч йоклый алмадым, гуманитар ярдәм белән шөгыльләндем. Андагы хәлләрне күреп, барырга карар иттем. Анда Мин Россиянең берләшкәнен, бөтен илдән килгән кешеләрнең махсус хәрби операция зонасы бурычларын хуплауларын күрдем», - диде Ленар.
Ленар белән бергә контракт буенча хезмәт итәргә Евгений һәм Максим китәләр. Максим инде хезмәт итә, кыйпылчыклы җитди яралар ала, ләкин тиз арада аякка баса һәм яңадан махсус операция зонасына китә.
«Илебездә тынычлык булсын дип янә махсус операция зонасына китәм. Дус яшәгез, ә без сезне саклыячакбыз», - дип сөйли Максим.
«Йөрәк чакыруы буенча үз дусларыма ярдәмгә, Ватанны сакларга барам. Барыгызга да сәламәтлек, тизрәк өйгә кайтуыбызны телим. Җиңү бездә булачак», - Евгений контракт буенча хезмәт сайлауын шулай аңлатты.
Ватанны сакларга әзер торган барлык битараф булмаган кешеләр өчен Татарстанда 117 нче контракт буенча Бердәм контакт-үзәк эшли, махсус портал булдырылган heroes-tatarstan.ru.