Татарстан Республикасы территориясендә 8 октябрьгә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне алдан кисәтү

2023 елның 7 октябре, шимбә

2023 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-20 м/с, көндез һәм кичен локаль рәвештә 23 м/с, көчле яңгыр көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Вакыт-вакыт яңгыр ява.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с, көндез һәм кич белән 23 м/с.

Төнлә минималь температура  +2.. +4˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +8... +10˚

Идел буе алды һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр, урыны белән көчле.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с, көндез һәм кич белән 23 м/с.

Төнлә минималь температура  +2.. +7˚.

Көндез һаваның максималь температурасы + 6.. +10˚. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International