Мәдәни үсеш үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Иң талантлы һәм иҗади укытучыларны, Буа муниципаль районы мәгариф ветераннарын мәртәбәле кунаклар: Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, башкарма комитет җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская котладылар. Кунаклар укытучыларга озын гомер, бетмәс энергия, яңа проектлар, рәхмәтле укучылар һәм ата-аналар теләде. Укытучылар эшендә зур уңышларга ирешкән укытучылар дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.