СОРАУ: Мин ТКХ хезмәтләре өчен вакытында түләмәдем, командировкада булдым. Миңа моның өчен ниндидер пенялар яки штрафлар түләтергә мөмкинләрме?
ҖАВАП: Барысы да сезнең түләүне нинди вакытка тоткарлаганыгызга бәйле. Россия Федерациясе Торак Кодексының 155 статьясындагы 14 өлешенә ярашлы рәвештә, торак урыны өчен түләүне вакытында яисә тулысынча кертмәгән милекчеләр / эшкә алучылар законлы неустойка – пеня түләргә тиеш:
- беренче 30 көн соңга калуда пеня бөтенләй юк;
- 31 көннән 90 көнгә кадәр түләнмәгән бурычлар суммасына РФ Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пенялар исәпләнә;
- 91 көн һәм аннан да күбрәк пеня белән бурыч суммасына РФ Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/130 күләмендә түләнә, ул һәр көн өчен түләнмәгән суммадан гамәлдә була.