Буада шәһәрнең татар зираты территориясендә мемориаль комплекс төзү буенча эш алып барыла. Быел танылган дин әһелләре, имамнар, меценатлар каберләре төзекләндерелә. Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең Telegram-каналындагы мәгълүмат белән уртаклашты.
«Монда шулай ук тарихи шәхесләрнең биографияләре белән 15 стенд барлыкка киләчәк, һәр килүчегә фактлар белән танышырга, аларның истәлеген хөрмәтләргә мөмкинлек биреләчәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Татар зиратына, тарихчылар бәяләвенчә, 500 елдан артык. Буаның танылган галимнәре, мәгърифәтчеләре, күренекле дин әһелләре Габдулвахид бин Габдуррахман (18081852), Мөхәммәдәминов Габденнасыр (18061886), Хәсәнов Нургали (18521919) һәм башкаларның кабер ташлары сакланган.
Буаның танылган тарихчысы Рәшит Әмишев 2017 елда зират территориясен чистарту вакытында бу территориядә күп кенә танылган тарихи шәхесләрнең каберләре сакланып калганлыгын ачыклаган барлыгы 200гә якын шундый каберлек бар. Туган якны өйрәнүче мемориаль комплекс төзү инициативасы белән чыгыш ясады һәм бу идеяне Буа районы башлыгы хуплады.
Мемориаль комплекс киләсе елның язында ачылыр дип планлаштырыла.