Татарстанда көчле җил көтелә: 2023 елның 12 октябренә көндәлек оператив фараз

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

2023 елның 12 октябрендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с кадәр көньяк-көнбатыш юнәлешендәге көчле җиле көтелә.

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә башлыча явым-төшемсез.

Көндез яңгыр, урыны белән юеш кар.

Җил көньяк-көнбатыш: төнлә 5-10 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр; иртән һәм көндез 9-14 м/с, 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +1..-1˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +6..+8˚

 

 

Идел буе алды һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә башлыча явым-төшемсез.

Көндез яңгыр, урыны белән юеш кар.

Җил көньяк-көнбатыш: төнлә 5-10 м/с, урыны белән 14 м/с, иртән һәм көндез 9-14 м/с, 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +1..-2˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +4..+8˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International