Россиядә «БумБатл» экологик челленджы эшли башлады

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә Россиядә экологик челлендж «БумБатл» старт алды.

Акция 15 ноябрьгә кадәр «Экология»  илкүләм проектына ярдәм итү өчен узачак.

Яңа сезонда «БумБатл» быел май аенда Россия Президенты В.В. Путин кушуы буенча оештырылган «Экосистема» бөтенроссия хәрәкәте эгидасы астында узачак. «БумБатл» кысаларында  волонтерлар илнең һәр төбәгендә экологик чаралар сериясен үткәрәчәк. «БумБатл» - бу кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Әмма, теләсә кайсы батл кебек үк, җыелган макулатура күләме буенча да ярыш, анда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы.

Кәгазьне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында, югары уку йортларында, колледжларда, катнашучы компанияләр офисларында, шулай ук кабул итү пунктларында тапшырырга мөмкин. Иң якын кабул итү ноктасын акция сайтындагы картада табарга мөмкин.

Катнашу өчен бумбатл. рф проекты сайтында теркәлергә кирәк. 10 октябрьдән теркәлү мөмкинлеге бар. Теркәлгәндә оешманы күрсәтергә яки мөстәкыйль катнашуны расларга, аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, макулатураны тапшырырга һәм сайттагы шәхси кабинетта бу хакта хисап тутырырга кирәк.

Моннан тыш, иҗади постлар конкурсында катнашырга мөмкин. Моның өчен социаль челтәрләрдә «кәгазь» креатив белән #бумбатл, #экосистема һәм #илкүләмпроектэкология хештегларын күрсәтеп фото яки видео урнаштырырга кирәк.

Топ-100 иҗат катнашучысы бүләкләр алачак, ә топ-20се төп призга ия булачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россиянең топ-10 төбәгенә керде — ике ай эчендә #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнашучылар 63,4 тонна макулатура җыйдылар һәм эшкәртүгә тапшырдылар.

Бөтенроссия акциясенең өченче сезоны нәтиҗәләре буенча 2 млн катнашучы 63 млн килограммнан артык макулатура җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International