Буада «Безнең йорт — Татарстан» фестиваленең сайлап алу туры узды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Фестиваль ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи баетуын ныгыту һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатында үткәрелә.

Бүген Буа шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры узды, аны оештыручылар-ТР Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан Халыклар Ассамблеясы.

Республиканың җиде районыннан: Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан 600гә якын катнашучы ТРда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятләрен тәкъдим итеп 61 номер күрсәтте.

Фестивальдә «Эстрада» вокалы номинациясендә катнаштылар: «Кояшкай» ансамбле, «Заман» вокаль ансамбле, «Илһам», «Звонкие голоса» студиясе, Милана Килдюшева, Иляс Фәхретдинов, Инсаф Камалов, Ленар Салихов.

«Инструменталь музыка» номинациясендә: Галәветдинова Гөлгеня Гариф кызы җитәкчелегндә баянистлар ансамбле «Тургай» , инструменталь ансамбле , «Дуслык» халык уен кораллары оркестры.

 «Халык» вокалы номинациясендә: «Сөембикә» татар халык ансамбле, «Родник» ветераннар хоры, народный фольклорный ансамбль «Өммегөлсем» халык фольклор коллективы, «Гөлжамал» вокал ансамбле, «Шатлык нуры» вокал ансамбле, «Ләйсән» халык җыр һәм бию ансамбле, «Уяв» чуваш халык фольклор коллективы, «Рябинушка» рус җыры халык ансамбле, Камиля Сафина, Камилла Мөхәметшина, Динә Рахматуллина, Христина Григорьва, Динә Халитова, Диләрә Назметдинова, Талия Гиматдинова, Әлфия Хәйруллина.

«Халык биюе» хореография номинациясендә: «Ритм» хореография коллективы.

«Стильләштерелгән бию» хореография номинациясендә: «Эдельвейс», «Микс» хореография коллективлары, «Серпантин», «Краски» төркеме.

Барлык коллективлар һәм катнашучылар фестивальдә катнашучыларның дипломнары белән бүләкләнделәр. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча зона турларының иң яхшы коллективлары 4 ноябрьдә Казанда узачак фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International