«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Буа районының «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, вакцинация, өстәмә медицина тикшерүе, паллиатив медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансер күзәтүе өчен үзәк район хастаханәсенә илтеп җиткерүне дәвам итә. Хастаханәгә китерү санитар - эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарыла.
Шулай ук авыл җирендә яшәүче көнлек төркем социаль хезмәтләр алучылар да игътибарсыз калмады. Аларны «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә китерү оештырылды. Төркем катнашучылары үзләрен күрсәтергә, үз мөмкинлекләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итүче, үзара аралашырга өйрәтүче белгечләргә рәхәтләнеп киләләр. Биредә алар өчен психологик дәресләр, тренинглар, иҗат һәм бәйрәмнәр өчен мастер-класслар уздырыла.
2023 ел башыннан Буа районының авыл җирлекләреннән 1700 кеше килгән. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм менталь кимчелекләр буенча социаль хезмәт алучылар күрсәтелгән кайгырту һәм игътибар өчен илтеп җиткерүне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерәләр.