Татарстан территориясендә географик объектларның атамалары реестрына ярашлы рәвештә шундый 4 639 объект урнашкан, шуларның 3 меңнән артыгы - торак пунктлар исемнәре.
Географик атамаларның Дәүләт каталогын булдыру һәм алып бару эшләрен Роскадастр башкара. Әлеге гавами-хокукый компания сайтында географик объектлар атамалары реестрлары, торак пунктларның атамалары реестрлары, шулай ук континенталь шельфның географик объектлары һәм Россия Федерациясенең аерым икътисадый зонасы атамалары, ачык диңгез һәм Антарктика чикләрендә Россия тикшеренүчеләре тарафыннан ачылган яки бүленгән географик объектлар исемлеге бар.
Торак пунктларның барлык чикләре, шул исәптән аларның исемнәре Реестрда булган исемлекләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә. Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 3119 торак пунктның 2455е бар, аларның 534 е 2023 елда кертелгән. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, торак пунктларның Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү чаралары шул исәптән «Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Шулай ук ведомствода географик объектлар атамаларының Россия Федерациясе халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасының состав өлеше буларак дәүләт тарафыннан саклануына игътибар иттеләр. Объектларның бер исемнәрен икенчеләренә алмаштыру, географик объектларның бозылган исемнәрен куллану рөхсәт ителми.
«Татарстан Росреестры тарафыннан даими рәвештә карталарда, планнарда һәм юл билгеләрендә географик объектлар исемнәре мониторингы алып барыла. Шул ук вакытта ремонт эшләре бара торган һәм яңа автомобиль юллары салына торган территорияләрдә урнашкан объектларга аерым игътибар бирелә. Соңгы тикшерүләрнең берсе М7 трассасында үткәрелгән. Географик объектлар исемендә хокук бозулар ачыкланмаган», - диде Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров..
«Географик атамалар аерым әһәмияткә ия, чөнки алар билгеле бер территорияләр, объектлар яки урыннар өчен рәсми исемнәр булып тора. Алар безгә ориентлашырга һәм аралашырга ярдәм итә, шулай ук мәгълүматны карталарда тапшыруда мөһим роль уйный. Ләкин карталарда географик атамаларны дөрес тапшыру аерым кагыйдәләрне үтәүне таләп итә торган нетривиаль бурыч булып тора.»,- дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалы директоры Артем Костин.
Белешмә өчен
Географик объектларны үзләштерүнең яисә аларның исемнәрен куллануның билгеләнгән кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга ике меңнән өч мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә.