Гаиләләр белән эшләү буенча белгечләр "Преодоление" клубы белән Буа шәһәренең "Ял үзәге"ндә булдылар, анда "Иван Семёнов: Школьный переполох" фильмын карадылар. Кинотеатрда булу максаты - аралашу күнекмәләрен, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру.
Вакыт-вакыт кинотеатрга йөрергә кирәк. Фильмны кинотеатрда күрүдән һәм шул ук фильмны телевизордан караудан тәэсирләрне хәтта чагыштыру да кыен. Кинотеатрга кадәр бергәләп үткән юл, фильмны караган вакытта фикер алышу - болар барысы да якынайта.