Буада хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләп үттеләр

2023 елның 13 октябре, җомга

Бүген Буа районы балалар сәнгать мәктәбендә Буа егетләрен кораллы көчләр сафына көзге чакыруга багышланган чара узды.

Сәламләү сүзләре һәм изге теләкләре белән Буа районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская, хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе  Җәүһәрия Хөснетдинова, протоиерей Иоанн Ткачук һәм имам-мөхтәсиб Илмир Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Үз чыгышларында алар ассызыклаганча, армиядәге хезмәт - патриотизм, дисциплина кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе дип билгеләп үттеләр. Бу сыйфатлар һәр кеше тормышында булырга тиеш,  диде кунаклар.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин  әйтүенчә буалыларның Россия солдаты исемен горур йөртергә  һәм әниләренең һәм әтиләренең лаеклы уллары булырга тиеш. Армиядә хезмәт итү- һәр ир-атның бурычы ул, - диде Радик Төхфәтуллин.

Шулай ук сәхнәгә хәрби хезмәткә чакырылучы егетнең әтисе  дә егетләргә  уңышлы хезмәт теләде.

Ырынгы авылында яшәүче Павел Тимряков  та хезмәткә чакырылучы яшьтәшләренә  матур теләкләр җиткерде.  Ул барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларга җиңел хезмәт теләде һәм бу җаваплы юлны лаеклы узачагын вәгъдә итте.

Чара барышында район Мәдәният йорты үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән тематик җырлар чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International