Яңа челтәрләр сузыла

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
су чистарачак, бердәм канализация каналы булачак
Автомобиль йөртүчеләр, Ефремовта яңа юл төзелеше башлангач, дәррәү Жорес урамына күчтеләр. Тик монда да хәрәкәткә комачаулыклар килеп чыкты. Баксаң, бу хәлгә сөенергә генә кирәк: Жорес һәм Бебель урамнарында казу эшләре искергән су торбаларын яңаларына алмаштыру белән бәйле.
- “Буа шәһәрендә су белән тәэмин итүне реконструкцияләү” проекты кысаларында Бебель урамында 1,25 километр, Кызыл Армия урамында  962 метр, К.Маркс урамында 457 метр, Жорес урамында 1,27 километр озынлыгындагы искергән чуен торбалар урынына полиэтиленнан ясалганнары салыначак, - ди “Буа-Водоканал” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Виктор  Мясников. Яшерен түгел, райондагы торак фонд канализациясенең торышы республикада иң начар дәрәҗәдәгеләрдән. Күрше Чүпрәле, Апас, Кайбыч районнарында күптән полиэтилен торбалар файдаланалар. 
Виктор Мясников сүзләренә караганда, 1954, 1958 елларда салынган асбест торбалар күптән эшкә яраксызлар. Вокзал, Тимер юл, Колхоз, К.Маркс, Энгельс, Ленин, Комаров урамнарына сузылган чуен торбаларның хезмәт итү срогы 20 ел, дип билгеләнсә, алар арасында 30, хәтта 40 еллап хезмәт иткәннәре бар. Бер сүз белән әйткәндә, чуеннан һәм асбесттан эшләнгән торбалар 100 процентка тузган. Шул сәбәпле бигрәк тә кыш һәм яз айларында җир “уйнау” сәбәпле, торбалар чатный һәм аварияләр еш була. Алар аркасында кулланучыларга су бирү вакытлыча туктатыла. Бер аварияне читләштерүгә 74 сәгать вакыт китә. Кайбер көннәрдә өч-дүрт авария очрагы күзәтелә. Оешмага килгән зыянның суммасы меңнәр белән исәпләнә.
Бүгенге көндә район җирле бюджетыннан бүлеп бирелгән 500 мең сум акча хисабына Бебель урамыннан Ленин урамына, өлешчә Жореска табан 300 метр арага диаметры 160 миллиметрлы полиэтилен торба сузылды. Эш дәвам итә.  
Шул ук программа кысаларында Космовский урамында бердәм канализация челтәре сузыла башлады. Бу эшкә җирле бюджеттан 2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлегә Космовскийның Жорес урамы белән киселешеннән өскә табан 500 метрда торбалар урнаштырылды. Планлаштыру буенча әлеге трасса 600 метрга сузылып, Кызыл Армия урамы тыкрыгына кадәр җиткерелергә тиеш. Алга таба, җитәрлек средство табылганда, Ленин урамы буенча да торбалар сузылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International