Шлем баш киеме генә түгел

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Мотоциклда һәм мопедларда йөргәндә мотошлем киюне пропагандалаучы “Шлем – барысына да баш” социаль акциясе башланды.
Бу зерәгә түгел. Татарстанда ел башыннан бирле мототранспорт катнашында 209 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аварияләрдә 21 кеше һәлак булды, 228е төрлечә җәрәхәтләнде. 
Мотоцикл-мопед – яшүсмерләрнең яраткан транспорты. Кагыйдә буларак, бу категория юл йөрү кагыйдәләре белән юньләп таныш түгел, шуның аркасында төрле һәлакәтләр сәбәпчесе булалар да. Дөрес, ике көпчәкле транспорт хуҗалары башларына сыйфатлы шлем кисәләр, үзләрен күпкә сакланганрак хис итә алырлар иде. Статистика күрсәткәнчә, тиешле дәрәҗәдәге шлемнар файдалану ДТПларда үлемнәрне 40, ә авыр имгә-нүләрне 70 процентка киметә ала. Әти-әниләр балаларына мотоцикл-мопедлар сатып алганда, шлем турында да онытмасыннар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International