2023 елның 16 октябрендә 10 сәгать 50 минутта «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән давыл турында кисәтү килде:
«2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-19 м/с, көндез һәм кичен 09дан 23 сәгатькә кадәр 15-20 м/с, 25-28 м/с көчле җил көтелә».
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта: энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында авария хәлләре; түбәләрнең һәм япмаларның җимерелүе һәм зарарлануы, аз ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләре, иске агачларның егылуы; төзелеш мәйданчыкларында манара краннарының егылуы.
Шулай ук елга һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (очраклар) ихтималлыгы арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортларның эшен шактый чикләргә мөмкин.