Казанда «Картинг БДД» кубогына ярышлар узды
Беренче урынны Солтан Мурзаков ("БДД" ДБУ хезмәткәрләренең балалары" категориясендә (12-17 яшь), мәктәптән тыш эшләү үзәгенең "Картинг-клуб" берләшмәсе алды. Җитәкчесе - Наил Гыйззәтуллин.
Ярышта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләренең балалары, шулай ук аларның ата-аналары катнашты. 17 шәһәр һәм районнан барлыгы 53 катнашучы килде.
Ярышлар октябрьнең өченче якшәмбесендә (15 октябрьдә) Бөтенроссия Әтиләр көне алдыннан үткәрелде. «Яхшы әти булу - ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов.
Котлыйбыз!