Буада якташыбыз, рәссам Васил Заһретдиновның шәхси күргәзмәсе һәм мастер-классы ачылды

2023 елның 21 октябре, шимбә

Күргәзмәне ачу тантанасында музей директоры Люция Әхмәтҗанова, район мәктәпләре укучылары, рәссамның туганнары һәм якыннары катнашты. Кунакларга үз чыгышларын район мәдәният йортының һәм Буа балалар сәнгать мәктәбенең үзешчән сәнгать артистлары әзерләде.

Васил Ваһип улы 1966 елда Татарстан Республикасының Буа районы Әлки авылында туган. Иҗат турында беренче тәэсирләре балачагы белән бәйле, ул вакытта рәсем ясарга кызыксыну уяна.

1985 елда Казанда декоратор-бизәүче белгечлеге буенча Сәнгать – төзелеш училищесын, 1994 елда И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогия университетының сәнгать- графика факультетын, соңрак  "Рәсем сәнгате һәм декоратив-кулланма сәнгать һәм архитектура" белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый..

Күргәзмәнең рәсми өлешеннән соң рәсем сәнгате буенча мастер-класс уздырыла.

Туган як матурлыгына багышланган күргәзмә 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Күргәзмәгә билетларны "Пушкин картасы" буенча да сатып алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, "Пушкин картасы" проекты «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла, ул мәдәни чараларның уңайлылыгын арттыра. РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, "Пушкин картасы" яшьләргә мәдәният учреждениеләренә билетлар сатып алу чыгымнарын компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу программадан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр файдалана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International