«Яшьләр өчен төбәк» федераль проекты кысаларында Буа ветеринария техникумында «Бизнес Бум» зональ чарасы узды.
Әлеге семинар Татарстан районнарында яшәүчеләргә үз бизнес-проектларын эшләтеп җибәрүдә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Семинарда кунаклар краудфандинг кебек акча җыю инструментын җентекләп өйрәнделәр, шулай ук үз проектларын BoomStarter краудфандинг-платформасында нәтиҗәле эшләтеп җибәрергә өйрәнделәр.
«БизнесБум» программасы түбәндәге блоклардан торды:
-Краудфандинг нәрсә ул: аның үзенчәлекләре, өстенлекләре, максатлары;
- Төбәк һәм махсуслаштырылган проектларны җибәрүнең үзенчәлеге;
-Boomstarter платформасында үз проектыңны ничек дөрес рәсмиләштерергә;
- Үз проектны эшләтеп җибәргәнче, шулай ук акча җыю вакытында ничек алга этәрергә;
- Нинди юридик нечкәлекләр һәм документлар әйләнеше мәсьәләләре бар;
-Иганәчеләр элемтәсен ничек алырга һәм бүләкләр җибәрергә.