Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

25 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән  төнлә 15 м/с ка кадәр  көчле җил, көньякта һәм көнчыгышта көчле кар һәм кыска вакытлы буран көтелә;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык, кар көртләре.

25 октябрьдә Казан шәһәрендә юлларда урыны белән бозлавык көтелә. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка киңәш итә: 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз.

2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка  түбә материалларның төшүе мөмкин. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.

3. Урамда реклама щитларыннан,  элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агач янында тормагыз, шулай ук алар янында машинагызны калдырмагыз– җил сындырган агач ботаклары зыян салырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр линияләре астында торырга ярамый, өзелгән линияләргә якын килү тормыш өчен куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән декорлар куркыныч тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Өйнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябырга кирәк, балкон һәм лоджиядән тышка егылып төшү мөмкинлеге булган предметларны алып куегыз.

 Машина йөртүчеләргә:

1. Мондый шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә юл полосаларына күчүдән, узып китүләрдән баш тартыгыз

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар бирегез;

3. Көтелмәгәндә тормозлаудан качарга, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.;

4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International