Күршең бурычлы икән, җылылык көтмә

2013 елның 13 сентябре, җомга
Кояшлы, жылы көннәр артта калып бара. Атна буе диярлек яуган яңгырлар һаваны тагын да суытты. Халык эш урыннарына, өйләргә җылы бирелүен көтә. Ул кайчан булачак? Әлеге мәсьәлә белән кызыксынып, төрле ведомстволарга мөрәҗәгать иттек.
Илнар АБЗАЛОВ, район мәгариф идарәсе начальнигы:
- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә җылылык кичә, 12 сентябрьдә, жибәрелде, мәктәпләрдә 16 сентябрьдән торбалар кайнарланачак. Хәзер, ел фасыллары алмашканда, балаларның салкын тиеп авырмаулары бар нәрсәдән кыйммәт.
Мөдәррис ГАЙФУЛЛИН, район мәдәният идарәсе начальнигы:
- 2013-2014 елларның көзге-кышкы җылыту чоры якынлашуга бәйле рәвештә, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовның җылыту сезонын объектлар өчен 12 сентябрьдән, торак фонд өчен 16 сентябрьдән башлау турындагы карары безгә – оешма-предприятие җитәкчеләренә бу вакытта квартираларның, йортларның һәм иҗтимагый биналарның эчке җылылык системаларының опрессовкаланган, бер сүз белән әйткәндә, тулы әзерлек хәленә китерелергә тиешлеген искәртә. Районда 60 мәдәният учреждениесе бар. Аларга җылылыкны, һава торышына бәйле рәвештә, 20 сентябрь тирәләренә җибәрергә исәпләп торабыз. Тышта җылы булганда бюджет акчаларын “яндырып”, җилгә очырудан файда юк.
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ, район үзәк дәваханәсе баш табибы:
- Яңа сезонга тулы әзерлек белән килдек. Җылыту казаннарының әзерлек паспортлары бар. Урамда бу көннәрдә көндезләрен 19-20 градус җылы тора. Дәваханәдә, фельдшер-акушерлык пунктларында, һава торышына бәйле рәвештә, җылылык бирә башлаячакбыз. Авырып ятучыларга туңарга ирек бирмәбез. Җылы чакта газ ягып ятканчы, акчаларны дарулар, медицина җиһазлары алуга юнәлтү күпкә отышлы.
“Буа-Водоканалы”  җәмгыяте директоры Виктор МЯСНИКОВ:
- Гадәттә күпкатлы йортларга һава температурасы биш көн дәвамында плюс 8 градустан югары күтәрелмәсә, җылы бирелә. Ә безнең районда, үзегез күреп торасыз, яңгырлар еш явып китсә дә, һава торышы чагыштырмача җылы тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовның җылылыкны бирә башларга кушуына без каршы түгел. Әмма халыкның җылылык энергиясе, су өчен бурычлары зур. Шул әҗәтләрен каплаганнан соң гына җылы бирә башлаячакбыз. Үткән шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республика премьер-министры Илдар Халиков түләмәүчеләр бурычларыннан котылмыйча район җылылык сезонын башлый алмый. Мин муниципаль район башлыкларын, предприятие җитәкчеләрен аңлый алмыйм. Алар нәрсә уйлыйлар һәм бу мәсьәләне ни рәвешле хәл итәргә җыеналар диде. Әлбәттә,бурычлыларга каршы мөмкин булган ысуллар белән көрәшәбез, әмма нәтиҗәсе аз. Кибеткә кереп әйбер сатып алырга керешсәң, 50 тиен акчаң җитеп бетмәсә дә, кулыңа товар бирмиләр. Монда мең, хәтта миллион сумнар турында сүз бара. Йортта яшәүчеләр бу мәсьәләне берләшеп хәл итәргә омтылып карасыннар иде. Йорт буенча өлкән, берничә актив кеше белән квартирадан квартирага йөреп, түләмәүчеләр-не ачыкласын, түләмәүнең сәбәпләрен белсен һәм чара күрсен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International