Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка киңәш итә:
Бозлавыкта
Шумый торган аяк киеме әзерләп куегыз. Ашыкмыйча хәрәкәт итегез,өлкән кешеләргә махсус резиналы таяклар киңәш ителә.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозламаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итегез. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктаган очракта күз күремен арттыручы жилетны кулланырга.
Мөмкин булганда ерак юлларга чыгудан тыелыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлы тайгак юл аркасында шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күз күремен арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә.
Машина йөртүчеләргә:
1. Мондый шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә юл полосаларына күчүдән, узып китүләрдән баш тартыгыз
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар бирегез;
3. Көтелмәгәндә тормозлаудан качарга, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.;
4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына чыгарга, шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Күрү сәләтен арттыручы жилет кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.