Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм яшүсмерләрне социальләштерү программаларын үстерүнең Федераль үзәге «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясен уздыруны дәвам итә. Киләсе акция 4-6 ноябрьгә планлаштырылган һәм Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Әлеге чараны уздыру кысаларында Буа районында шәһәр урамнарында 10-17 яшьлек балалар белән әлеге бәйрәмнең тарихи алшартлары турында әңгәмәләр узачак, Яшьләргә суверенитет һәм дәүләтчелеккә ирешү юлында халкыбыз кичергән сынауларны, диненә яки милләтенә карамастан, һәркемгә якын һәм аңлаешлы булырга тиешле кыйммәтләрне искә төшерәчәкләр. Шулай ук акцияне үткәрүнең башка форматларын да карарга тәкъдим ителә.
«Җылылык бүләк итәм» урам акциясенә әзерлек һәм аны уздыру турындагы нигезләмә белән ФЦ РПСП сайтында танышырга була. Теркәлү өчен сылтама: https: //подростковыецентры.рф/daryuteplo.https: