Гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына биш тапкыр

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Чурактан Игорь Попов махсус хәрби операция зонасында булган Буа егетләренә барып кайтты. Бу маршрутны Игорь инде бишенче тапкыр узган. Исәпләп карасаң, куркыныч юлда 40 көн дигән сүз.

Узган елның көзендә, мобилизация тәмамланганнан соң, район башлыгы Ранис Камартдинов «әфганчылар» белән очрашты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларына ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Игорь Попов беренчеләрдән булып шәхси автомобилендә гуманитар йөк алып барырга ризалашты.

– Мин үзем ут һәм суны кичтем. Армиядә хезмәт иткәннән соң үз теләгем белән Әфганстанга киттем. Куркыныч юллар буенча машина йөртүче булып хезмәт иттем - пулялар, снарядлар сызгырган, бомбалар шартлаган юллардан  күп тапкырлар узарга туры килде. Шуңа күрә мин егетләргә ярдәм итүемне бурычым кебек кабул иттем, – ди ул.

Район делегациясе составында ул Сватово, Волновах, Яңа Каховка шәһәрләренә кирәкле йөк ташыды. Контроль пунктка билгеләнгән вакытка барып җитү өчен кайчак тәүлекләр буе руль артында булырга туры килә. Җимерелгән бинаның подвалында, тимер юл депосы бинасы идәнендә кунган чаклары да булган. Аның сүзләренә караганда, урындагы егетләрнең шатлыгын күрү, һәртөрле арыганлыкны да оныттыра.

– Егетләр безне сөйләшенгән “ноктада” көтә. Буадагы һава торышы турында сорыйлар. Йөкне алгач, үзләренең блиндажларына да чакыралар. Аз гына вакытка булса да кереп, ничек  яшәүләрен карап чыгабыз. Озак торырга ярамый. Егетләр сүзләренчә ашамлыклар җитәрлек. Азыкны тимер мичтә әзерлиләр, чәй өчен бал, кәнфитләре дә бар. Кәефләре күтәренке, туган якларга җиңү белән кайтабыз диләр, - дип сөйләде машина йөртүче- волонтер.

Хәтта үзенә күрә мунча да бар. Бу блиндажда аерым бүлмә. Саубуллашканда гына егетләр бераз күңелсезләнәләр, туган якларына сәламнәр тапшыралар, икенче килүдә якыннарының фотоларын алып килүләрен сорыйлар.

–  Гуманитар йөкне илтеп тапшыргач, йөрәккә җиңел булып куя. Үз бурычын үтәгән отставкадагы хәрби кебек. Мин тынычлык, балалар иминлеге сагында торган егетләргә ярдәм күрсәтүгә өлеш кертүемә бик шатланам. Ышаныгыз, бу үзенчәлекле шатлык. Өйдәгеләр - хатыным һәм балаларым, моңа аңлап карыйлар. Бүтәнчә булдыра алмыйсың, диләр, - ди Игорь Кириллович.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International