Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Яңгыр ява, сөт кими
2013 елның 13 сентябре, җомга
Район хуҗалыкларында сөт саву кимеде – сигез ай эчендә ул узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 6594 центнерга азрак алынды, ягъни 97 процент тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сөт җитештерүне төп артка сөйрәүчеләр “Вамин-Буа” агрофирмасы һәм “Тинчәле” җәмгыяте. Аларда әлеге күрсәткеч нибары 74-80 процентка, “АгроНур”да 91 процентка тиң булды. Шул ук вакытта “Авангард” агрофирмасында җитештерүне 122, “Тахаръял”да 117 процентка җиткерделәр. Бер сыерга алынган уртача савым 3782 килограмм булды – бу узган елның шушы чорына караганда 13 килограммга кимрәк.
Башка күрсәткечләр дә мактанырлык түгел. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 665кә азаеп, 21787 башка калды. Отчет чорында бозаулар 109га кимрәк алынды, барлыгы 388 баш терлек үлде. Шушы сәбәпләр аркасында да “Вамин-Буа”да абзарлар 733, “Тинчәле”дә 86 башка бушады, ә менә “Тахаръял”да 141, “Авангард”та – 45, “Дружба”да – 37, “Агронур”да 28 башка тулыланды.
Эре терлекләрдән алынган тәүлеклек уртача үсеш 730, аерым хуҗалыклардан “Авангард”та – 809, “Коммуна”да – 801, “Ямбулат”та 795 грамм булды. “Вамин-Буа” агрофирмасында исә 600 граммга да тулмады.
Әлегә дуңгыз ите җитештерүдә генә уңай тенденция саклана. Сигез ай эчендә ул 2586 центнерга күбрәк, ә сыер ите 648 центнерга азрак әзерләнде. Моңа “Бола”, “Тинчәле”, “Авангард”, “Кыят”, “Тахаръял”, “Нива”, “Дружба” аеруча зур өлеш керттеләр.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Инсаф СӘМИГУЛЛИН, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы:
- Юеш аяк асты сыерларга да файдага түгел – сөт бирүне киметәләр. Монда алар турында алдан кайгырткан, ягъни 1 сентябрьгә кадәр җәйге лагерьлардан фермаларга кайтарып бетергән хуҗалыклар отышта. Мәсәлән, “Дружба” агрофирмасында “сөтлебикәләр” яңгырлы көннәрне сизми дә диярлек. Биредә сөтне былтыргының шушы вакыты белән чагыштырганда 2,6 тоннага күбрәк җитештерәләр. “Тахаръял”да артым 3 тоннага якын. Юеш көннәрдә дә күрсәткечләр кимүгә түгел, ә үсешкә таба бара. “Авангард”та, “Коммуна”да, “Кыят”та, “Ямбулат”та, “Нива”да да аларның түбән тәгәрәвенә юл куймыйлар. Район буенча исә соңгы 10 көндә савым 3 тоннага азайды. Аның 2 тоннага якыны “Вамин-Буа” өлешендә. “Бола”, “АгроНур”, “Тинчәле” сыерларны фермаларга кайтару белән соңарсалар, “Вамин-Буа”да ашату технологиясе төгәл сакланмый, техника төзек булмау аркасында азык үз вакытында маллар алдына салынмый. Тармак җитәкчеләренең, белгечләрнең урында басылып эшләмәүләре, күп очракта алдап, “күз буяп” йөрүләре дә үзенең тискәре ролен уйный. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ваминлылар белән очрашып сөйләшкәннән һәм ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләрен беркеткәннән соң хәл уңай якка үзгәрә башлады. Дүрт көн эчендә 500 килограмм сөт кире “кайтты”. Бүген барлык хуҗалыкларда да малларны тулысынча кышкы рационга күчерергә, баланслы ашатырга, иртә-кич изеп бирергә, сенаж, силос базларын ачарга, яшел азыкны өстәмә итеп бирергә һәм яхшы һава торышында урамга чыгарып йөртергә кирәк. Һәр 10 көн саен йомгак ясау, ай ахырында эш нәтиҗәләрен анализлау да сөт күләмен арттыруга һәм сыйфатын үстерүгә юл ача.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз