Бүген Буада «Экомәктәп/Яшел флаг»халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында экологик белем бирү буенча педагогик идеяләрнең республика фестивале узды.
Тема «Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә экологик белем бирүне оештыру буенча яңа алымнар».
Фестивальнең мәйданчыклары - Буа шәһәренең «Теремкәй» һәм «АБВГДЕЙКа» балалар бакчалары иде.
Әлеге фестивальнең кунаклары-Татарстан Республикасының Тәтеш, Апас, Чүпрәле районнары вәкилләре.
Фестивальне оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү секторының әйдәп баручы белгече Т.А. Сидорова, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе баш белгече, “Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе” МКУ.
Әлеге чарада Санкт-Петербургтан Россия буенча «Экомәктәп/Яшел флаг» халыкара программасының координаторы Ольга Мадисон, Татарстан Республикасы буенча «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы координаторы Роза Исаева, «Экомәктәп/Яшел флаг» халыкара программасының Татарстан Республикасы буенча ярдәмче координаторы, Яшел Үзән районы буенча программаның координаторы Ризида Гайнуллина, Буа районының социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.
Кунакларны балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сәламләде. «Даша һәм аның дуслары табигатьне коткаручылар булды» дип исемләнгән театральләштерелгән экологик әкият күрсәттеләр. Экологик тәрбия буенча күрсәтмә материал күргәзмәсе оештырылды.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар күрсәтелде, анда фестивальдә катнашучылар бик теләп катнашты.
«АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы мөдире Р.М.Абидулина “Балалар бакчасында экологик тәрбия” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бөтен педагогик процесста - көндәлек тормышта һәм дәресләрдә гамәлгә ашырыла.
“Эко теш пастасы” темасына проект эшчәнлеген фестивальдә катнашучыларга «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы тәрбиячесе Н.С. Антипова тәрбияләнүчесе - Аяз Мөхәммәтҗанов белән тәкъдим итте.
Роза Исаева «Экомәктәп/Яшел флаг» халыкара программасының Татарстан Республикасы буенча координаторы үз докладында Татарстан Республикасында экологик тәрбиянең гамәлгә ашырылуын яктыртты, «Экомәктәпләр /Яшел флаг» халыкара программасының җиде адымы турында, халыкара һәм төбәкара проектларда педагогларның катнашу мөмкинлеге турында сөйләде, анда алар программа буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, урыннарда мәгълүмати семинарлар уздыралар, үз территориясендә тематик тренинглар һәм төрле кызыксынган оешмалар белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен түгәрәк өстәлләр үткәрәләр.
Фестивальдә катнашучыларга грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Коллегалар катнашучыларга педагогик һәм методик тәҗрибә өчен рәхмәт белдерделәр.