Буа муниципаль районында «СО.здание» студентлар хезмәт отрядлары штабы һәм «Игелек» волонтерлык үзәге ачылды

2023 елның 27 октябре, җомга

Буа муниципаль районында берьюлы 2 киңлек - «СО.здание» студентлар хезмәт отрядлары штабы һәм «Игелек» волонтерлык үзәге ачылды.

«Игелек маршруты» акциясе кысаларында «Игелек» волонтёрлар хәрәкәтен ачу һәм «Татарстан Республикасы иреклеләре мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Буа ветеринария техникумы» арасында өч яклы килешүгә кул кую тантанасы булды.


Физик затлар грантын гамәлгә ашыру кысаларында «СО.здание» студентлар хезмәт отрядлары штабы ачылды, чарадаТатарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов һәм «Студентларның хезмәт отрядларының республика үзәге» ДБУ директоры Василий Ислаев катнашты.

"Сезнең кабинетлар беркайчан да буш тормаслар, аларда тормыш кайнап торыр дип өметләнәм. Безнең районның битараф булмаган гражданнардан, амбицияле яшь кешеләрдән торуына шатмын. Бу кабинетлар яңа идеяләр һәм проектларның яңарышы булсын, алар яшьләргә үз-үзләрен тормышка ашыруга беренче адымнар ясарга мөмкинлек бирәчәк. Нәкъ менә Сез - безнең яшь буын - ул безнең өмет һәм таяныч. Районның актив тормышында катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә" - дип билгеләп үтте Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International