«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтә.
Әзер кулинар, икмәк-күмәч һәм кондитерлык эшләнмәләрен әзерләгәндә куркынычсызлыкка карата барлык таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча инструкция һәм үз-үзеңне тикшерү буенча чек-лист Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча экспертлары тарафыннан эшләнгән.
Инструкциядә һәм чек-листта түбәндәгеләр буенча таләпләр җентекләп тасвирлана:
-су белән тәэмин итү һәм канализациягә;
- эш шартларына;
-чимал һәм азык-төлекне маркировкалау, транспортлау һәм саклауга;
-чимал эшкәртүгә һәм продукция җитештерүгә;
- әзер продукцияне саклауга һәм сатуга.
Үз-үзеңне тикшерү өчен инструкция һәм чек-лист алу өчен гаризаны РФ МСП.цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә мөмкин, аннан соң «әзер кулинар, икмәк-күмәч һәм кондитерлык эшләнмәләре әзерләгәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча чек-лист бирү» хезмәтен сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгеннән бушлай хезмәтләр алу һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7(843)524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.