Ел саен 31 октябрьдә сурдотәрҗемәче көне билгеләп үтелә. Ул Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Үзәк идарәсе инициативасы белән 2003 елның декабрендә җәмгыятьнең игътибарын ишетү сәләте бозылган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү максаты белән оештырыла. Шулай итеп, Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ишетү һәм сөйләм сәләте бозылган, тәрбияләнүче янына килделәр. Өйдә социаль хезмәтләр алучы күрсәтелгән кайгырту һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен белдерә.