Буа районында дәресләрдә мобиль җайланмаларны куллану һәм аларны чикләү темасына ата-аналар җыелышлары үткәреләчәк. Бу хакта үзенең Telegram-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте.
«Мәгариф идарәсе һәм педагоглар белән берлектә без уку процессы вакытында мобиль җайланмалар комачаулый дигән фикергә килдек. Күпчелек ата - аналарның фикерен исәпкә алып, һәр мәктәп җайланмаларны куллануны чикләү турында локаль акт кабул итә алачак», - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Элегрәк социаль челтәрләрдә хакимият сораштыру үткәргән иде, ул күрсәткәнчә, күпчелек ата-аналар мәктәпләрдә дәресләр вакытында телефоннарны куллануны регламентацияләүне яклый.
Районның кайбер мәктәпләрендә мондый чаралар инде кертелгән. Мәсәлән, Буаның беренче мәктәбендә уку көне башында балалар сыйныф җитәкчеләренә телефоннар тапшыралар, барлык җайланмалар директорда саклана.
«Әлбәттә, кирәк булса, һәркем шалтырата яки хәбәр җибәрә ала. Ләкин без мобиль җайланмалар белән эш итү культурасын кертәбез, аларны куллануны көйлибез. Шундый ук процесслар хәзер федераль дәрәҗәдә бара-Дәүләт Думасына закон проекты кертелде», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Дәүләт Думасына мәктәпләрдә телефоннар һәм башка гаджетлар куллануны тыюны күздә тоткан закон проекты кертелде.