Буа районында чуаш телендә гыйбадәт кылу мәсьәләсе каралачак. Тәкъдим Мөкерле авыл җире башлыгыннан район башлыгының җирле православие руханилары һәм мәхәллә активы белән очрашуында килде. Элек биредә хезмәтләр чуваш телендә дә үткәрелгән. Ләкин берникадәр вакыттан бирле мондый мөмкинлек юк, бу җирле халыкны бик борчый.
«Традицион рәвештә безнең районда күп санлы чуашлар яши, һәм бу тәкъдимне без игътибар белән карап чыгачакбыз, руханилар белән бергә карар кабул итәчәкбез. Аллаһы сүзенең туган телдә әйтелүе мөһим. Бу телне саклау өчен дә зур әһәмияткә ия», - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Бүген Буа районында 8 православие дини оешмасы эшли. Район гыйбадәтханәләрендә атнага уртача 3-4 тапкыр гыйбадәт кылалар, анда руханилар яхшы күршелек мөнәсәбәтләре, гаиләдә тынычлык һәм төрле конфессия халыклары арасында үзара аңлашу, җәмгыятьтә дөньяга уңай караш, район территориясендә яшәүче халыкларның милли, мәдәни кыйммәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, экстремистик характердагы чыгышлар һәм террорчылык актлары рөхсәт ителмәү турында вәгазьләр сөйлиләр.