Узган якшәмбедә Казанда ТР Кубогы һәм бөтен стильле каратэ буенча республика ярышлары кысаларында Мөтигуллин Алмаз Тәлгать улы истәлегенә багышланган ярышлар узды. Медальләр өчен көрәшергә һәм үз осталыкларын күрсәтергә 300дән артык спортчы килгән.
Буа шәһәрен Андрей Смирнов һәм Руниза Сабитова җитәкчелегендәге Сапсан сугыш сәнгате клубы спортчылары тәкъдим итте.
Безнең спортчылар 19 медаль яулады , шуларның 16сы - алтын, 3се - көмеш! Татарстан Кубогы-2024 елга Татарстан Республикасы җыелма командасына сайлап алу этапларының берсе.
Спортчыларыбызга уңышлар һәм алга таба да уңышлар телибез! Сезгә ышанабыз!