2023 елның 2 ноябре кичендә, төнлә һәм 3 ноябре көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә; кичен, төнлә һәм иртән томан.
Казан буенча :
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән бераз яңгыр ява.
Көндез явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка, төньяк-көнбатышка 7-12 м/с тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы +5..+7˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән яңгыр, аерым районнарда томан.
Көндез явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка, төньяк-көнбатышка 7-12 м/с, урыны белән 15 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы +4..+7˚.