" Кибетләр QR-код ярдәмендә тиз түләүләр системасы аша товарлар өчен түләүне актив кертә башлыйлар. Кайбер сатучылар сатып алучыга сайлау калдырмыйлар. Бу законлымы?" — мондый сорауны безгә "кайнар линия"телефоны аша бирә башладылар.
❗️ Шуны аңлау мөһим: закон буенча һәр сатып алучы үзенә уңайлы түләү ысулын сайларга хокуклы, ә сатучы кулланучыга сайлау хокукы бирергә тиеш. Бу акчалата яки акчасыз түләү булырга мөмкин (түләү карталары һәм башка электрон түләү чаралары). QR код аша тиз түләү системасы бердәнбер түгел, ә альтернатив түләү ысулы булырга тиеш.
✅ Әгәр сатучы QR-код түләвен таләп итсә, сез баш тартырга тулы хокуклы
✅ Әгәр дә сезгә альтернатив түләү ысулы тәкъдим ителмәсә, кибет администрациясенә мөрәҗәгать итегез
✅ Таләпләр канәгатьләндерелмәсә, безгә мөрәҗәгать итегез.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар буенча консультацияләр өчен гражданнар телефон аша мөрәҗәгать итә ала:
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59.