Укыту форум-марафонына старт бирелде: «PRO KazanExpress»

2023 елның 3 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Электрон сәүдә үзәге»  оешмасы белән берлектә «PRO KazanExpress» белем бирү  форум-марафоны башлануы турында хәбәр итә.

Уку-марафоны кысаларында катнашучылар KazanExpress маркетплейсында товарларны үстерү буенча белемнәр алачаклар.

Форум-марафонны уздыру датасы - 2023 елның 13-27 ноябрендә. Катнашуга заявкаларны бирү МСП.РФ. цифрлы платформасында гамәлгә ашырыла.

Форум-марафон турында мәгълүмат, шулай ук катнашуга  гариза бирү буенча инструкцияләр https://www.ecom.tatar/ke-mrfn2023 ресурсында урнаштырылган.

Барлык сораулар буенча 8(843) 222-9-222 телефоны номеры буенча электрон сәүдә үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: «Мой бизнес» үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International