Хөрмәтле буалылар!
Бүген без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез! Ил авыр сынаулар белән очрашкан чорда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданлык килешүен ныгыту аеруча мөһим. Моңа Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы да ярдәм итәргә тиеш.
Һәр заманда халыклар бердәмлеге безнең ил һәм республика өчен төп байлык булды. Дәүләтебезнең күп гасырлык тарихында нәкъ менә бердәмлек, Ватан алдындагы бурыч төшенчәсе һәм бер-берсенә туганлык мөнәсәбәте иң авыр сынаулардан җиңүче булып чыгарга ярдәм иткән. Милли татулык-безнең дәүләтнең нигезе. Бердәмлек хисе тәрбияләү, үзеңне зур, бөек илнең бер өлеше итеп хис итү – һәр гражданда балачактан ук тәрбияләнергә тиешле сыйфат.
Буалыларның махсус хәрби операция зонасында бер ел дәвамында бурычларын үтәүче якташларына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуы милли бердәмлекнең бер мисалы дип горурланып әйтергә була.
Буа районы-дуслык һәм толерантлык территориясе, монда тынычлыкта һәм дуслыкта 30дан артык милләт яши. Районның барлык халкының милләтара һәм конфессияара бердәмлеге аның алга таба үсеше өчен нигез булды һәм булачак. Бүген районның милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләрен халыклар дуслыгын ныгытуга, уникаль традицияләрне һәм йолаларны саклауга керткән өлешләре өчен аерым билгеләп үтәсем килә. Сез актив эшегез белән мәдәниятләрне үзара баетуга ярдәм итәсез, тынычлык һәм яхшы күршелек идеалларын вәгазьлисез. Барыбыз бергә, бердәм командада эшләп, без районны тагын да яхшырак, матуррак һәм уңайлырак итә алабыз, дип ышанам.
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Сезне чын күңелдән шушы бәйрәм белән котлыйм һәм тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим! Үзара хөрмәт һәм татулыкта яшәвебезне дәвам итеп, без киләчәктә дә районыбыз, республикабыз һәм илебез файдасына тырышып эшләячәкбез, дип ышанам.