Буа дзюдочылары аэробика буенча регионара ярышларда призлы урыннар яулады

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә Казанда спорт аэробикасы буенча төбәкара ярышлар узды. Ярышларда 480 нән артык спортчы катнашты. Буа дзюдочылары ике медаль яулады. Балалар үзләренең осталыкларын, шулай ук югары дәрәҗәдә әзерләнүләрен күрсәттеләр.

Безнең спортчыларның дзюдо буенча гына түгел, спорт аэробикасы буенча да зур тәҗрибә бар. Җиңүчеләр лаеклы медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

 

Николаев Идеал-1урын 
Куриков Кирилл-3 урын 

Спортчыларны һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International