Буадагы яңа чишмә бердәмлек һәм игелек символы булды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Әлеге проект  халыкны ел әйләнәсендә бушлай чишмә суы белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Җир астында су чыганагы табылгач, скважина бораулана, бина төзелә,  югары дәрәҗәдәге чистарту фильтрлары билгеләнә.

Мәчет территориясендә чишмә ачу Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Һәр кеше - христианнар да, мөселманнар да ел әйләнәсендә чиста чишмә суын эчә алачак.

Чишмәне ачу тантанасында Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, “Чишмә” проектына нигез салучы Ильяс Гыймадов, Буа муниципаль районы имам-мөхтәсибе Илмир Хәсәнов, шулай ук чишмә төзелешенә катнашы булган барлык кешеләр катнашты.

— «Чишмә» проекты республиканың 10 нан артык районында гамәлгә ашырылды инде. Буа шәһәрендә “Хәҗилар” мәчете каршындагы чишмә салу язын башланды. Шул вакыт эчендә бина төзергә, скважина борауларга өлгерделәр, суга лаборатор анализ ясадылар, фильтрлар куйдылар. Инде ай дәвамында кешеләр чиста чишмә суын эчә. Рәсми ачыш 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә узды. Бу проект безне барыбызны да берләштерә, чишмә төзегәндә төрле диндәге кешеләр, төрле милләттәге кешеләр катнашты. Мондый проектлар безнең дәүләт, республикабыз халкы өчен кирәк. Мондый проектлар безне берләштерә. Бары тик без бердәм булганда гына, безнең дәүләт көчле булачак, безнең балалар, безнең өлкән буын яхшы шартларда яшәячәк һәм без тудырган байлыклардан файдаланачак. Якын киләчәктә «Тынычлык» мәчете каршындагы Мирный бистәсендә Яшел Үзән районында чишмә төзү планлаштырыла,- диде  Гыймадов Иляс Фәиз улы(“Чишмә” проектына нигез салучы, “Приют человека ” попечительләр советы рәисе, Яшел Үзән шәһәре депутаты).

 «Чишмәне төзүдә төрле дин һәм милләт кешеләре катнашу бу вакыйганы тагын да әһәмиятлерәк итә.

"Чишмә" проектына нигез салучы Ильяс Гыймадовка һәм әлеге мөһим проектка үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлыгыгыз һәм тугрылыгыгыз уртак иминлегебезгә зур өлеш кертте», - дип уртаклашты район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграмма-каналында.

Хөрмәтле буалылар!

Исегездә тотыгыз,  үзебез өчен һәм киләчәк буыннар өчен булдырылган нәрсәләргә сак карарга кирәк. Бу безнең уртак казанышыбыз, һәм без аны бәяләргә, сакларга тиешбез.

📍  Чишмә ел әйләнәсендә түбәндәге адрес буенча эшли: И.Хәйруллин тыкырыгы, 4 й.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International