Буа яшьләре махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Буа ветеринария техникумының  студент отрядлары «СО.здание»  штабында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.

Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән һәм студентлар белән аралашу өчен  үзе укыган техникумына кергән.

Студентлар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңлыйлар һәм сораулар бирәләр. Алар алгы сызыктагы хәл, Россия хәрбиләренең батырлыклары, хәрби махсус операция  турында ишеттеләр. Студентлар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.

Әңгәмә ахырында  яшьләр сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр. Шулай ук  бүләк " буржуйка мичен" тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International