Буада «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында мәдәният йортын реконструкцияләү төгәлләнде

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Мәдәният»  илкүләм проекты кысаларында район мәдәният йортында реконструкция эшләре вакытыннан алда тәмамланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы РФ вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама ясап хәбәр итә.

Татарстаннан тыш, башка төбәкләр дә  илкүләм проектны вакытыннан алда тормышка ашыруга ирештеләр: Саха Республикасы Сивцев исемендәге опера һәм балет дәүләт театрын ремонтлады; Калуга өлкәсендә өлкә драма театрын тулысынча ремонтладылар; ә Марий Элда  Куженер районы Ивансола авылында мәдәният йортын реконструкцияләделәр.

Т.Голикова шулай ук Курск өлкәсен билгеләп үтте, ул планлаштырылган вакыттан алдарак Пристенский районының Красниково авылында мәдәният йорты төзегән. Пенза өлкәсендә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын реновацияләү һәм саклау буенча эшләр үткәрелгән.

Бу елның узган чорында 59 төбәктә авыл мәдәният йортларын төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре тәмамланды, 105 модель китапханә булдырылды, 247 балалар сәнгать мәктәбе музыка кораллары һәм җиһазлар белән җиһазландырылды. Төбәкләргә 48 автоклуб җибәрелде, 97 муниципаль музей җиһазландырылды, мәдәният учреждениеләренең 29 меңнән артык хезмәткәре квалификациясен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International