12 ноябрьдә Татарстанда томан көтелә

2023 елның 11 ноябре, шимбә

     Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территорияләрендә урыны белән

- 11 ноябрьнең икенче яртысында, төнлә һәм көндез томан;

- 12 ноябрь көндез 15-17 м/с тизлектә көчле җил көтелә;

- төнлә һәм иртән 12 ноябрьдә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с тизлектә, көндез - 15-17 м/с тизлектә.

Төнлә минималь температура 0...-3˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +1... +4˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International