13 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, бозлавык көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал, төнлә һәм көндез 15-18 м/с тизлектә көчле җил.
Казан буенча:
Болытлы.
Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар ява. Көндез бераз яңгыр.
Җил көньяк-көнчыгыш, көньяк 7-12 м/с, урыны белән 15-18 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +1..+3˚ .
Көндез һаваның максималь температурасы +7..+9˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Болытлы.
Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар ява; урыны белән томан.
Көндез бераз яңгыр.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 7-12 м/с, урыны белән -15-18 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+3˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +6..+9˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Максимальная температура воздуха днем +6..+9˚.