Бу сезонда Буа районында көзге культуралар яңгырлар булмау сәбәпле авырлыклар белән очрашты

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

"Башта уҗымнарның 20 проценты гына үсеш билгеләрен күрсәтте, һәм яңадан чәчү  варианты каралды. Әмма уңай һава шартлары һәм яуган  явым-төшемнәр уңай тәэсир итте. Уңышка өмет бар. Башлангыч кыенлыкларга карамастан, хәзер уҗым культураларының яхшы тишелүе күренә. Бүген уҗымнар бер-ике яфрак фазасында. Уҗымнар кышлау чорын төгәлләгәч кенә ахыргы нәтиҗәләрне фаразлап  булачак.", - дип сөйләде телеграмм- каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International