2023 елның 1 ноябреннән"Балачак иминлеге" Бөтенроссия акциясенең кышкы чоры башланды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән балалар травматизмын кисәтү, шулай ук ата-аналарны балалар белән тәрбия эшенә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Акция балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга һәм барлык кызыксынган структураларның һәм гражданлык җәмгыятенең балалар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау һәм кисәтү мәсьәләләрендәге тырышлыкларын берләштерүгә юнәлдерелгән.

Акция шулай ук кышкы чорда балигъ булмаганнар белән бәхетсезлек очракларын профилактикалауга чаралар үткәрүгә, шул исәптән боз белән капланган юлларда, сулыкларда, балалар мәйданчыкларында һәм кышкы боз шәһәрчекләрендә балаларның иминлеген тәэмин итү чараларын көчәйтүгә, яшүсмерләрнең төзелеш объектларында һәм ташландык биналарда булуына юл куймауга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Балалар куркынычсызлыгы-олылар кайгыртуы!

Битараф калмагыз-акциядә катнашырга кушылыгыз.

Фото сайттан: https://redak-dobroe.ru/news/obshchestvo/vserossiyskaya-akciya-bezopasnost-detstva-20222023

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International