Хөрмәтле Буа районы халкы!
Россия Банкы тарафыннан агымдагы елның 7-30 ноябрендә кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү максатыннан юридик һәм физик затлардан сораштыру үткәрелә.
Әлеге сораштыру даими рәвештә үткәрелә һәм аның нәтиҗәләре Россия Банкы тарафыннан халыкның кибер грамоталылык дәрәҗәсен һәм финанс институтларына ышаныч дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән карарлар әзерләгәндә кулланылачак.
Россия Банкы сайтында урнаштырылган анкеталарга керү QR-кодны кулланып яки сылтама буенча башкарыла http://www.cbr.ru/information_security/anketa/.