Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында 2023 елның 20 ноябрендә ТР, Буа шәһәре, Р.Люксембург урамы, 138в йорт адресы буенча урнашкан элеккеге китап йорты бинасында адвокат Заббаров Рафаил Рифкать улы 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр бушлай кабул итәчәк.
Шулай ук 11.00 дән 12.00 гә кадәр бушлай кабул итү сәгатен ТР, Буа шәһәре, Р.Люксембург урамы, 126, (4 нче офис) адресы буенча нотариус Дәүләтшин Ирек Закарьявич үткәрәчәк, алдан язылу - 3-35-70 телефоны буенча.
Шулай ук кабул итү 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 а йорт адресы буенча прокуратура, социаль яклау бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, опека һәм попечительлек бүлеге, мәгариф бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор вәкилләре катнашында узачак. Язылу өчен телефон -3-40-34