Буа йөзүчеләре республика ярышларыннан призлы урыннар алып кайттылар

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

10-11 ноябрьдә Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре арасында йөзү буенча "Кама аръягы лидеры" республика ярышлары узды.

Төрле шәһәрләрдән 2007-2015 елларда туган 500дән артык яшь йөзүче үз көчен сынап карарга җыелган.

Буа шәһәренең "Дельфин" спорт комплексы тәрбияләнүчеләре яхшы күнекмәләр һәм  нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Беренче көн:

  1 урын - 200м брасс  буенча- Илһам Миннебаев.
Икенче көн:
 3 урын- 200м комплекслы йөзү- Илһам Миннебаев;
 3 урын- 200м комплекслы йөзү - Алсу Абейдуллова.
Башка егетләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
  Спорт буенча инструктор: Җәләлетдинов Айрат Илдус улы.

 

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International