Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан 2023 елның 16 ноябрендә 09:00 дән 10:00 гә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә системасын кулланып гражданнарны кабул итү планлаштырыла.
Гражданнарны Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Александров Денис Алексеевич кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы (8 (843) 590-24-48) телефоны аша яисә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнары адресына мөрәҗәгать итү юлы белән (8 (843) 74 3-56-41) язылырга мөмкин.