Прокурорлар ассоциациясенең чираттагы конференциясендә

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
9 сентябрьдә Мәскәү прокурорлар башкаласына әверелде – анда 18нче Халыкара прокурорлар ассоциациясе конференциясе узды. Аның эшендә ТР прокуроры Кафил Әмиров та катнашты. 
Мәскәү конференциясендә 90 илдән 800дән күбрәк катнашучы булды. Болар Америка, Австралия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Канада, Германия, Индонезия, Кытай, Бразилия, Аргентина һәм башка ил-ләр, шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Европа Советы һәм Европа Берлеге кебек абруйлы халыкара оешмалар вәкилләре. 
Конференциядә прокурорларның җинаять-хокукый өлкәдән тыш эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре каралды. Шулай ук аларның эшчәнлегенең бәйсезлеген һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү гарантияләре буенча семинарлар үткәрелде һәм ике яклы очрашулар оештырылды. Анда халыкара хезмәттәшлек, законнарны һәм илләр арасында, ведомствоара хезмәттәшлекләрдә килешү-хокукый мөнәсәбәтләрне камилләштерү мөмкинлекләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International